Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хөкемдар татар активисты Зиннур Әһлиуллинны 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган


Зиннур Әһлиуллин, 2021 елгы фото
Зиннур Әһлиуллин, 2021 елгы фото

Активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган.

11 августта Чаллы шәһәре мәхкәмәсендә узган утырышта хөкемдар 74 яшьлек татар активисты Зиннур Әһлиуллинны 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган.

Бу хакта "Бәйсез Татарстан хөкүмәте" телеграм каналы хәбәр итә.

Прокурор Активист Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә гаепләнә.

"Бәйсез Татарстан хөкүмәте" язуныча, Әһлиуллин мәхкәмә утырышында чыгыш ясап, "хөкем карарыннан курыкмавын" белдергән.

Зиннур Әһлиуллин — сәясәтче, татар милли хәрәкәте җитәкчеләренең берсе. 1987 елда Чаллы шәһәрендә берничә кеше белән бергә татар милли хәрәкәтен оештыру эшен башлап җибәрә. 1990 елның августында Чаллыда Татарстанга союздаш республика статусы таләп итеп ачлык игълан итә. 1993 елда Татар иҗтимагый үзәге рәисе булып сайлана, бу вазифада ярты елга якын эшли. Сәяси карашлары өчен Русия кануннары нигезендә берничә тапкыр мәхкәмәгә тартыла.

  • Татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллинга каршы ачылган җинаять эше Чаллы мәхкәмәсендә былтыр 20 декабрьдә карала башлаган иде. Җинаять эше кузгатуның сәбәбе Әһлиуллинның "Яңарыш Татар Халык Партиясы" (соңрак "Яңарыш! Без җиңәчәкбез! Мы победим!" дип үзгәртелгән) Telegram-каналындагы стрим булган. Активистка Русия Җинаять кодексының 282нче маддәсе 1нче өлеше (нәфрәт яки дошманлык уяту) нигезендә җинаять эше ачылган.
  • "Idel.Реалии" тикшергән материалларга күрә, 11 февральдә аудио-чат үткәрелгән көнне Татарстан прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш кануннары үтәлешен тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналына "керү мөмкинлеге тапкан" һәм "Говорят Аксакалы" дигән тавышлы чатны тыңлап барган. Шул ук көнне прокуратура хезмәткәре тикшерү акты төзегән.
  • "Idel.Реалии" ачыклаганча, әлеге сөйләшү яздырылмаган. Канал администраторы Иршат Хәбиев моны "иминлек" сәбәпле дип аңлаткан. "Кемдер яздыруы мөмкин, сак булыгыз", дип кисәткән ул. Шулай итеп, прокуратура вәкиле әңгәмәне онлайн режимда тыңлаган һәм кулдан теркәп барган.


🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG