"Баймак эше" фигуранты 62 яшьлек Әхмәт Якупов Оренбурның 1нче тикшерү изоляторында ачлык игълан иткән. Аны штраф изоляторына утыртканнар.
Бу хакта аның туганнары Telegram-каналында хәбәр итте.
Аның җинаять эшен мәхкәмә 21 августта карый башларга тиеш.
"Адвокат әтием янына Оренбурга барган, аны ШИЗОдан алып килгәннәр, — дип язган гаепләнүченең кызы. — Ул анда инде тугызынчы көн утыра икән, бүген соңгы көне. Уфадан азык-төлек салынган сумкасын бирмәгәннәр өчен бәхәсләшкән. Ул өч көнлек ачлык игълан иткән. Бик начар ашаталар, дип язган ул хатында".
Элегрәк Азатлык Радиосы Әхмәт Якупов турында җентекләп сөйләгән иде. Ул — Башкортстанның Ишембай районы Әптек авылыннан, актив җәмәгатьче һәм һәвәскәр артист. Аны 2024 елның 22 гыйнварында, Баймактагы киңкүләм протестлардан биш көн узгач, өендә тоткарладылар.
БУ ТЕМАГА: "Төрмәдә утырмаган нинди шагыйрь инде ул?" "Баймак эше"ндә гаепләнүче 61 яшьлек Әхмәт Якупов тарихыӘле 2024 елның җәендә үк тикшерүнең "активистлар арасыннан 10-15 кешене аерып алып, аларны "тәртипсезлекләрнең урындагы оештыручылары һәм координаторлары дип билгеләве" турында беренче хәбәрләр күренә башлады. Алар арасында Әхмәт Якупов та бар иде.
2024 ел ахырында тикшерү комитеты "Баймак эше"ндә "киңкүләм тәртипсезлекләрне оештыручылар" дип билгеләнгән ун кешегә ахырга гаепләү белдерде. Аларның барысын да, шул исәптән Якуповны да "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру"да (Русия Җинаять кодексының 212 маддәсе, 1 өлеше) гаепләделәр.
Моның белән беррәттән шушы ун кеше арасында алты кешегә, шул исәптән Якуповка да "хакимият вәкиленә карата гомергә һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырмаучы көч куллану" (Русия Җинаять кодексының 318 маддәсе, 1 өлеше) турында гаепләү белдерелде.
"Баймак эше"
2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.
Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.
Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.
Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!