Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дәүләт думасы мигрант балаларына мәктәптә укуны түләүле итмәкче


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Канун өлгесе инде Думага кертелгән.

Документка аңлатмада әйтелгәнчә, читтән килүче балаларның артуы сәбәпле, Русия мәктәпләрендә 900 меңнән артык урын җитми. Моннан тыш канун өлгесе авторлары сүзләренчә, мигрант балаларының урыс телен җитәрлек дәрәҗәдә белмәүләре аркасында "Русия балаларының уку процессы тоткарлана" икән.

Депутатлар фикеренчә, бу канунны кабул итү бюджет акчаларын саклап калауга ярдәм итәчәк һәм аларны "укытучыларга өстәмә түләү"гә тотып булачак.

Моннан тыш документта урыс телен белүне тикшерү тестын бушлай бирүне дә чикләмәкчеләр. Әгәр канун кабул ителсә, урыс теле тестын бушалй өч тапкыр гына биреп булачак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG