Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Баймак эшенең" 46 фигуранты "сәяси тоткын" дип танылды


Баймак мәхкәмәсе каршына җыелган халыкка каршы куәт оешмалары вәкилләре, 2024 елның гыйнвары
Баймак мәхкәмәсе каршына җыелган халыкка каршы куәт оешмалары вәкилләре, 2024 елның гыйнвары

Хокук яклаучылар Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр булмады, анда активист Фаил Алсыновны яклау өчен тыныч җыен узды дип саный.

"Мемориал. Сәяси тоткыннарны яклау" проекты "Баймак эше" нигезендә эзәрекләнүче 46 кешене "сәяси тоткыннар" дип таныды.

Алар арасында Айтуган Абдуллин, Денис Икбаев, Мурат Бикбулатов, Ильмир Рыскулов, Айбулат Нигәматов, Айдар Юсупов, Ильназ Мәхмүтов, Зәки Ильясова Айтуган Китиков, Шәфкать Үлмәсбаев һәм башкалар бар.

Беренчеләрдән булып хөкем карары чыгарылган Илшат Ульябаев эшен "Мемориал" яңадан карауны сорый.

Хокук яклаучылар Баймакта киңкүләм тәртипсезлекләр булмады, анда активист Фаил Алсыновны яклау өчен тыныч җыен узды дип саный.

"Мәхкәмә каршына җыелган халык киңкүләм тәртипсезлекләр дип саналган гамәлләр кылмады. Куәт оешмалары вәкилләре хөкем карары көтүче һәм лозунглар кычкыручы кешеләргә нигезсез көч кулланды" диелән "Мемориал" белдерүендә.

Хокук яклаучылар Русия Җинаять кодексындагы киңкүләм тәртипсезлекләр турындагы маддә ачык язылмаган, шуңа күрә хакимият аны теләгәнчә куллана ала дип саный. "Мемориал" фикеренчә, полиция хезмәткәрләре провокация юлы белән халыкны көч кулланырга этәргән – алар протестчыларны куып таратырга маташкан. "Шул ук вакытта, тулы саклану киеме кигән полиция хезмәткәрләренең кар атканнан физик авырту кичергән дигән сүзләре абсурд булып яңгырый", диелә.

Бүгенге көндә "Баймак эше" нигезендә барлыгы 80ләп кеше тикшерү изоляторларында яки колонияләрдә утыра. 49 кешегә хөкем карары чыгарылды.

"Баймак эше"

2024 елның 17 гыйнварында "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны Баймактагы мәхкәмә "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепле дип табып, дүрт ел колониягә хөкем итте. Аның өстеннән әләкне Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров язды. Активистны хуплау өчен ул чакта төрле бәяләмәләргә күрә 5-10 мең кеше килде.

Хөкем карарын чыгарып берничә сәгать узуга карамастан, халык мәйданнан китмәде, таралмады. Кешеләрне куып таратыр өчен ОМОН көче дә кулланылды, дистәгә якын кеше тоткарланды. Берара ОМОН халыкны калканнар белән этеп чыгарырга тырышты. ОМОНга кар атучылар да күренде.

Баймак мәхкәмәсе бинасы каршында узган протестлардан соң, Башкортстан эчке эшләр министрлыгы "киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм аларда катнашу" һәм "хакимият вәкиленә карата көч куллану" дигән маддәләр нигезендә җинаять эше ачты. 90га якын кеше кулга алынды, алар Уфаның тикшерү изоляторларында утыра.

Иң беренче булып Илшат Ульябаев эше каралды. 2024 елның 17 июлендә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге район мәхкәмәсе" аны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG